ХАЛЫК ҖЫЕНЫ: УЙЛАНЫП ТА, ӘЙТМИ КАЛДЫРМАГАН ФИКЕРЛӘР-2

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

ЛИДЕР УҢЫШКА 40 % ЫШАНЫЧ БУЛГАНДА КАРАР КАБУЛ ИТӘ

Үзебезчә гадиләштерсәк, алга карап эшләү, дип атарга да була. Алай дисәк, бездә бөтен җитәкче дә алга карап эшли, диярсез. Минем үземә 40 процент белән чагыштыру якынрак. Хәрби стратегия нигезен тәшкил итүче әлеге бәяләмә(алар бөтенесе 19)  бүген һәр илдә, һәр өлкәдә алдынгы карашлы лидерларга уңышка ирешү нигезе буларак тәкъдим ителә. Уңышка ирешим дисәң, нәкъ менә үзеңнең куркуың, шикләрең аша үтеп, вакытыннан алда дөрес карар кабул итү сәләтен булдыру кирәк һәм бу очракта бер өлкәдә дә җиңелмисең, уңышка ирешәсең.

“Башак” һәм “Алга” хуҗалыклары җирлек җыеннарында халык алдында хисап тотты. Хуҗалыклар эшчәнлегенә  җыелышта катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов та уңай бәяләмәсен бирде. Ике хуҗалыкны да мактап әйтер фикерләр тапты. Илүс Ярмиев турында, уйлавы, фикерләве башкачарак, безгә шундый яшь җитәкче кирәк иде, иде.

-Хуҗалык җитәкчесе буларак эшли башлаганда миннән, курыкмыйсыңмы, дип сорадылар. Дөресен әйтәм – хәзер дә куркам. Эшли башлаганда хуҗалык терлекләренең сакланышы, сәламәтлеге начар хәлдә иде. Вакцинация, медикаментлар өчен ел дәвамында узган елга караганда 3 миллионнан артык акча тоттык. Бүген дә һәр терлекнең сәламәтлеге өчен көрәшәбез. 2020 ел башында 2150 терлек бар иде, ел дәвамында 2240 ка җиткердек. 900 бозау алдык. Удмуртиядән терлек алып кайттык. Терлек азыгын дөрес итеп әзерләү һәм баланслап ашату нигезендә сөт савуны арттырдык. 11 мең тоннадан башлап, хәзер көнлек савымны 17 мең тоннага җиткерәбез. Киләчәктә тагын да арттыру өчен эшчәнлекне алып барабыз, - диде Илүс Илдус улы.

Хуҗалыкка ел дәвамында 15 яшь белгеч эшкә алынган. Җыелыш барышында алар бүләкләнде дә. Хуҗалыкта киләчәктә дә хезмәт хакын арттыру планлаштырыла. “Җир һәм мал белән эшләүче кешенең бәясе югары булырга тиеш. Хезмәтенең остасы булган кешеләрне үзебездә тотып тору өчен дә кирәк бу. Хуҗалыкта башка төр эшчәнлек булдырып, эшчеләрне җәлеп итү өчен дә кирәк. Лизингка 40 миллион сумлык яңа техника алдык. Бу безгә тагын 5-6 механизатор алырга мөмкинлек бирә.  Хуҗалыкта эшләүчеләргә акчалата ярдәм формасын булдырдык. Ел дәвамында  1 млн 345 мең сумлык ярдәм күрсәттек, - диде җитәкче.

Хуҗалык кассасына кергән акчаларга тукталып тормыйм. Яңача фикерләп, бер ел эчендә сөт саву күләмен шул дәрәҗәдә арттырганны, акча кереме үсешен чамалау авыр эш түгел. Район хакимияте белән хуҗалык арасында төзелгән еллык килешүне үтәгән 7 хуҗалык арасында “Башак” хуҗалыгы да бар. Алдынгылар слетында бирелүче “Нива” машиналарының берсе әлеге хуҗалыкка кайтып китте ул көнне.

“Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Галләмов яңача фикерләве белән бер ел эчендә хуҗалык эшчәнлегендә революция ясамаса да, хисабында һәр өлкәгә җентекле анализ ясады. Җитәкченең икътисадый үсешкә китерү стратегиясен, саннар аша үткәреп, түбәндәгечә тасвирлыйм. Файдага эшләү, чыгымны киметү өчен ике җәйләү Чуракайга берләштерелгән. Утарлары, саву заллары зурайтылган. Ферма тирәсен тимер торбалар белән әйләндереп чыкканнар, терлек утарларын зурайтканнар. Яшь бозаулар тәрбияләнүче торак үзгәртеп корылган. Терлек азыгын кыш ахырында читтән сатып алырга мәҗбүр булган хуҗалык узган җәй 1,5 елга җитәрлек терлек азыгы әзерләп куйган! 1580 терлекләре бар. 700 бозау алганнар. 7 мең тонна сөт савудан 15 мең тоннага сикереш ясау бурычы куйды район башлыгы хуҗалык үсеше өчен.

ЧУРАКАЙ – ТАТАР РУХЛЫ, МӘДӘНИ ҖИРЛЕК, НИЧЕК ИРЕШЕЛГӘН?

Чуракай авыл башлыгы Рафаэль Хәйдәровның чыгышыннан күренгәнчә, җирлектәге төп яңалыклар мәгариф, мәдәният өлкәсенә туры килә. Җирлек яшәешенә үз фикерен белдергәндә район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап узды аны.

-Башкортстан һәм Мөслим ягыннан килүчеләр өчен районның көзгесе – сез. Чуракай җирлегенә карап, Актанышка бәя бирәләр. Олы юлны, юл  буендагы утларны, каралты-кураларны, юлчылар тукталучы кибетләрне заман таләпләренә туры китереп төзекләндерү мөһим. Җирлектә  социаль объектлар әйбәт эшли. Фельдшерлар еллык эшчәнлек буенча районда өченче урын алса, Әгъбәс балалар бакчасы – беренче урында. Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр республика югарылыгындагы район чараларында җирлекнең тарихи-милли йөзен чагылдыра. Мәктәп укучылары, укытучылар  республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулый. Укытучылар коллективы “Үткәне юкның киләчәге юк” дип исемләнгән проект эше белән катнашып, музей яңарту өчен 123 мең сумлык Татнефть гранты яулады. “Туган телдә укытуның иң яхшы практикасы” республика конкурсында Чуракай мәктәбе җиңү яулап, 500 мең сум белән бүләкләнде.

Җирлектә хуҗалык үсеше өчен дә, шәхси ярдәмче хуҗалыкта мал асрау өчен дә резерв күп. Терлекләрне  арттыру кирәк. Хуҗалыкка да 7 тонна сөт бик аз, 15 тоннага җиткерү бурычы куеп эшләргә кирәк, - диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

Чуракайны, милли-мәдәни җирлек, дип атады Энгель Нәвап улы. Татар булулары белән горурланган, милли рухта тәрбияләнгән балалар укуларын Актаныш гимназиясендә дәвам итә. Сәләтләрен үстереп, алар республика югарылыгында Актанышның милли йөзен  формалаштыра. Бу уңайдан гаиләдә ата-ананың, укытучы-тәрбиячеләрнең куйган хезмәте зур. Мәдәният йорты, китапханә эшчәнлегендә дә ачык чагылыш таба ул. Мәктәп директоры Рамил  Сәлаховның да эшчәнлеге югары бәяләнде җыелышта. Әлеге уңышларга сөенгәндә, берничә буынны үз үрнәгендә мәгърифәтле итеп тәрбияләгән, яшәү үрнәге булган җирлекнең ветеран укытучыларның эш тәҗрибәсен, Уңыш формуласын өйрәнәсе, куйган лаеклы хезмәтләрен онытмаска  иде. Чишмә башы – аларда. Актаныш мәгарифенең заманча моделен булдырганда аларның киңәшләре, фикер-тәкъдимнәре бик урынлы булыр иде. Татар милләтен саклауда бүген республикада рухи үсеш, рухи күтәрелеш өчен финанс ярдәмнәре, грантлар бирелә. Чуракай җирлегенең төзеклеге өчен ел да грант эшләре белән бәйгеләрдә җиңү яулаган Чуракай китапханәсе мөдире Римма Минһаҗеваны әлеге грантларда да актив катнашучы буларак күрәсе килә.

ҖИРЛЕКТӘ РУХИ ҮСЕШ БАРМЫ – СОРАУЛАР АЗ БИРЕЛӘ

-Ут юк, су килми, юл өзек, телефон эшләми... халык җыеннарында электән халык дәррәү күтәргән сораулар бүгенге көндә хәл ителде инде.

-Икмәк юк, хуҗалык печән бирми, пай җиренә түләнми, дигән сораулар да бирелми хәзер.

Авыл халкы җыеннарда үзен борчыган сорауларны никадәр күбрәк күтәрә, алдагы елларда җирлекнең үсеше дә шулкадәр тизрәк бара.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 2019, 2020 елларда авылларда шәхси эшчәнлек алып баручылар белән очрашулар үткәрелде, сораулар өйрәнелде. Нәтиҗәдә җирлекләрдә дәүләт ярдәме белән мини-фермалар төзү, мал асрау артты. Саву аппаратлары бирелде. Күпбалалы гаиләләргә балаларга спорт белән шөгыльләнү, актив ял итү мөмкинлекләре булдырылды, иганәчеләр ярдәме белән велосипедлар, чаңгы, тимераяклар бүләк итеп бирелде.

Быел да юл салу, суга түләү, аерым урамнарга газ кертү мәсьәләләре күтәрелә җыелышларда. Сораулар – күбесенчә шәхси характерда. Халыкны борчыган, яшьләргә, өлкәннәргә, аерым һөнәр ияләренә тынгы бирмәгән сораулар күтәрелми. Авылларда да халык хәзер бер-берсе белән бик аралашмый дигән сүз бу. Пандемия белән дә бәйле түгел. Кеше аерым-аерым, башкалар тормышына катышмый, үз дөньясында яшәүне хуп күрә башлады. Аралашу, сөйләшү, фикерләшү юк диярлек. Бу үзе үк җирлекләрдә җәмәгать оешмалары җитәрлек дәрәҗәдә эшләми дигән фикер тууга этәрә. Авылның киләчәге өчен уйланып, үз борчуын белдергән актив яшьләрне, актив өлкәннәрне күрәсе килә. Ел дәвамында уртак планнар белән яшәүче яшьләр, аксакаллар авылга елга бер килүче район җитәкчесенә саллы сораулар бирмичә калыр идеме? Авыл –тын, авыл рухы йоклый, җәмәгать. Ил, республика сәясәтендә авылга йөз белән борылып, халыкларның киләчәге – авылларда, дигән фикер формалашканда, рухи үсеш һәм торак-төзелешләр салу өчен финанс программалары эшләнгәндә авыл өчен, аның киләчәге өчен борчылып, эш-планнар билгеләмәскә?!

 Җыеннарда халыктан кергән сораулар бергә тупланып, еллык эш күләме билгеләнә, алдагы елларда чишү өчен республика җитәкчеләренә, депутатларга сорау-наказлар юллана. Битараф булмыйк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International