ХАЛЫК ҖЫЕНЫ: УЙЛАНЫП ТА, ӘЙТМИ КАЛДЫРМАГАН ФИКЕРЛӘР

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

ЭЛЕК ҺӘМ ... ХӘЗЕР. Актаныш авыл җирлекләрендә узучы хисап җыелышларында һәр елны катнашырга туры килә. Кайсы гына җирлектә катнашырга туры килсә дә, хисап тотуның дәрәҗәсенә, халыкның актив булуына игътибар ителә гел. Җирлектә авыл башлыгының хисап куюыннан халык белән икеарада элемтә булу-булмау һәм башка бик күп эшчәнлек барышы аңлашыла. Халык та бүгенге яшәешне һәм үзгәрешләрне элек һәм... хәзер белән чагыштыра. Ә яңалыкларга эшнең нәтиҗәсенә карап бәя бирә.

Килешәсездер, элекке отчет( халык шулай атый гомергә) җыелышы дәрәҗәсендәге җыелышлар  юк инде хәзер бер җирдә дә. Клубта алдан ук уйнап торган музыка, я булмаса, берәр артистны чакыру, чәй-кайнар коймак. Авылда яшәүче гаиләләр – ире-хатыны, култыклашып, фырт кына, көяз генә басып, клубка бара иде. Сабантуйдан кала икенче дәрәҗәдәге халык бәйрәме иде җыен. Эшләгән кеше хөрмәтләнә торган көн. Яңа Әлем авыл җирлегендә узган халык җыены шул фикерләрне кабат кузгатты. Башка вакытта уйланып та әйтелмәгән сүзләр бу юлы кәгазьгә төште. Элеккегә охшаш яклар күп иде җыелышта. Бу – беренчедән, Яңа Әлем авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрованың, терекөмеш булып, һәр җиргә башын тыгып, катнашып йөрүе, яңалыклардан хәбәрдар булып, үз җирлегендә куллануы. Берничә мисал.

-Җирлек торак шартларын яхшырту программасы нигезендә үсә, зурая, яңарыш кичерә. 2020 елда 616 квадрат метр мәйданда торак төзелгән.

-Дәүләт программалары нигезендә Яңа Әлем балалар бакчасы төзекләндерелде, Яңа Әлем-Иске Әлем юлы асфальтланды.

-Җирлектә мал тоту да үсештә. Бишьеллык күрсәткечләрне анализлап караганда, бик зур хезмәт башкарылган. Яңа Әлем авыл җирлегенең Актанышка якын торуын искә алсак, бу сан шактый кимергә дә мөмкин иде.

-Җирлектә эш яшендәге 791 кеше исәпләнә һәм эшсезлек буенча район хезмэт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы юк. “Башак” хуҗалыгында 120 кеше эшли һәм хуҗалык җитәкчесе Илүс Ярмиев үз хисабын авыл халкы алдында, хезмәтчәннәрне чакырып, тотты. Авыл башлыгы белән бергә аңлашып эшләүләренә күркәм мисал – җыелышта авыл башлыгы да, хуҗалык рәисе дә җирлекнең күркәм гаиләләрен, хезмәт алдынгылар хөрмәтләде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Тәхия Усманова да ике җитәкчегә дә, олылыклап, рәхмәт белдерде – җирлек ветераннарына ярдәмләшеп яшәүдә булышлыклары зур, диде.

-Яңа Әлем җирлегендәге халык яшәешеннән ел дәвамында хәбәрдар без. Ни өчен дигәндә, Дилбәр ханым үзе бик актив. Һәр яңалыкны, авыл халкын борчыган темаларны, эшләгән эшләрен социаль челтәрләр аша яктыртып бара. Комментарийларда үз адресына, ни дип язарлар икән, дип куркырлыгы юк димәк. Ул якка да игътибар итү кирәк. Эшләмәгән кеше андый социаль киңлеккә чыгарга курка. Чөнки халык ул яктан бик рәхимсез – гел гаеп таба торган күзлектән карарга ярата. Даими өмәләр оештырып, җирлекне, зиратларны, юл полосаларын чистартуда үрнәк күрсәтә, авылларның иминлеген саклауда район оешмалары белән элемтәдә эшли.

- Район башлыгы Энгель Фәттахов катнашкан җыелышта авыл башлыгы тарафыннан проблемалар яшереп калынмады, җирлекне борчыган сораулар район башлыгына җиткерелде.

-Тагын бер күзгә күренмәс мисал – авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрованың кечелекле һәм кешелекле булуы, үзен буй җитмәс югары дәрәҗәгә куймавы. Яңа эшли башлаган ике авыл җирлеге башлыгы Яңа Әлем җирлегенең халык алдында  хисап кую, авыл башлыгының үрнәген өйрәнергә килгән иде!

ХАЛЫКНЫҢ ТӘРБИЯ ДӘРӘҖӘСЕ

Вакыт бик тыгыз. Мобиль эшләү һәм яшәү иркенләп язарга да вакыт калдырмый. Өч очракка тукталам әлеге фикерне белдергәндә.

- Җыелыштан берәү дә чыгып-кереп йөрмәде һәм алдан кайтып та китмәде.Урында утырган көе дә теләсә-нәрсә кычкыручы һәм сөйләнүче булмады. Халык тыңлый белә, димәк, нәтиҗәне дә үзе ясый. Кемнедер хурлап, кемнедер мактап, ясалмалык тудырырга тырышу - авылда берничә агымның яшәве дә сизелмәде.

- Җирлектә иң күп сыер асраучы(11 сыер) Мирсәлим һәм Руфина Нуриәхмәтовлар гаиләсе иң күп сөт сатучы буларак хөрмәтләнде. Руфина апаның улы Ильвир гаиләсендә (хатыны Алинә) быел районда беренче булып беренче бала – ир бала туды. Илдан – гаиләдә беренче бала. Ильвир “Башак” хуҗалыгында эшли. Яшьләрнең бәби туу  шатлыгын уртаклашып, авыл башлыгы да, хуҗалык җитәкчесе дә зурлап, бүләк ясадылар җыен барышында.

- Узган ел “Башак” хуҗалыгында җитәкчелек алышынды. Хәлил Хуҗин җитәкчелек дилбегәсен Илүс Ярмиевка тапшырды. Ел дәвамында хуҗалык яңарыш кичерде. Халык алдында хуҗалык җитәкчесе Илүс Ярмиев хуҗалыкның тотрыклы нигезе өчен Хәлил Хуҗинга һәм коллективка рәхмәт белдерде. Җитәкченең халыкка хөрмәте дә ачык чагылды. Пай хуҗалары буларак та мөрәҗәгать итеп үзенең фикерләрен белдерде, киңәш-табыш итте( дәвамы бар).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International