27 гыйнвар көнне Усы авыл җирлеге халкы да 2020 елга рәсми төстә йомгак ясап, агымдагы елга үзенең юнәлешен билгеләде. Хәер, юнәлеш, һәр җирлекнеке кебек үк, алга бару инде. Иң мөһиме, артта калмаска һәм урында таптанмаска. Усы авыл җирлеге бу нисбәттән күпләргә үрнәк итеп куярык үзе. Ел дәвамында 25 форма-киңәшмәнең төп символы булган пар күгәрченнең җирлек башлыгы Зиннәт Әхмәев кулына әллә ничә тапкыр “кунуы” да моңа ачык дәлил.

Болай башлыгы да, халкы да башка җирлекләрнекеннән әллә ни аерылмый Усының: чынлап торып яшим дигәне ихата тутырып мал асрый, сөтен-маен сата, хирыслыгы булганнары эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, аш-суга остасы чәк-чәк пешерә, пилмән бөгә. Кыскасы, һәр җирлекнең үз остасы.
Җирлек башлыгының бүгенге хисабын тыңларга килүчеләр дә байтак иде. Чарада катнашкан “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев Усы халкының җыелышларга йөрмәвен гадәти күренешкә әверелеп бара дип искәртсә дә, залда утыз-кырык кеше тәгаен шушы җирлектән иде. Район үзәгеннән килгән җитәкчелекне дә кушкач, “через один” утырырга рөхсәт ителгән рәтләр ярыйсы ук тулыланды.

Зиннән Зиннур улы үз чыгышын 2020 елда бөтен халыкның яшәешен өстән аска китергән коронавирус афәтен сүгүдән башлады. Башлык билгеләп үткәнчә, җирлектә, шөкер, бу чир белән ныклап торып авыручы булмаган, әмма халык мораль югалтулар кичергән. Монысы белән килешми мөмкин түгел: чәйне дә берүзе утырып эчәргә күнекмәгән татар халкын Сабантуйсыз калдырды ул, компьютер-планшетларны уенга түгел, эшкә җиктерде – дистанцион дип аталган яңача уку формасы укучыларның да, укытучыларның да, ата-аналарның да шактый сабырлыгын сындырды, халык аралашуга сусады.... Саный китсәң, чиге юк инде аның.

Шулай да пандемияле вәзгыятьтә яшәеш туктап калмады – “дөнья казаны” барыбер кайнады, тик бераз әкренрәк. Сайлауларны да үткәрдек, аз-маз булса да, бәйрәмнәрен дә бәйрәм иттек. Иң мөһиме, исән калдык.
Узган ел җирлекләрдә яңа Советлар формалашты – Усы авылының депутатлар корпусы да яңарыш кичергән. Аларга халыктан бигрәк, җирлек башлыгы зур өметләр баглый. Бирсен Ходай! Гомумән, авылда яшәгән һәркем патриот булырга тиеш. Үз авылыңны яратсаң гына, анда яшәү рәхәт бит, килешми калмассыз. Тик менә Качкын халкы бик үк патриот булырга теләми икән шул – аларны зират өмәләренә чакыру да елдан-ел авырлаша бара. Барыбыз да иртәме-соңмы шунда барып урын аласы бит, җәмәгать – аны кем карап, җыештырып торырга тиеш соң сезнеңчә? Мәңгелек йортны да “Актаныш” агрофирмасы тәрбияләргә тиеш кебекме әллә? Зиратларны якын кешеңнең каберлеген дә тапмый торган урман-чытырманга әверелдерсәк, бабаларыбыз гына түгел, балаларыбыз да кичермәячәк бит безне. Килешми, качкынлылар, сезгә килешми бу гамәл!
Җирлек башлыгының еллык эшчәнлеккә анализы гаять киңкырлы булуы белән игътибарга лаек иде. Зиннәт әфәнде урап-чурап йөрмәде, кимчелекләрне дә уртага салып сөйләде, җанына үткән проблемаларны да яңгыратты. Хәер, проблемалар аныкы гына түгел, иптәшләр, бөтен җирлекнеке алар. Шуларның иң җанны әрнеткәне - җирлектә эшләп килгән мәктәпләрдә балаларның саны кискен кимү. Юкса, Усыда балалар тумый тормый анысы, 18 яшькәчә 82 бала бар җирлек исәбендә, тик аларның нибары 16сы гына Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем һәм тәрбия алар. Калганнары кая? Калганнары күрше авыл мәктәпләренең статистикасын яхшырта. Үз авыл мәктәбеңнең кадерен, кызганычка каршы, аның ишегенә ачылмый торган йозак эленгәч кенә аңлыйсың шул. Күрше авылларга бала йөртә торгач, мәктәп ябылып куйса, терсәкне тешлисе булмасмы, хөрмәтле әти-әниләр?
Билгеле, 1986 елда сафка баскан мәктәп бүген күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерүгә мохтаҗ. Капиталь ремонт дигән бәхет аны урап үткән. Бүген тәрәзәләреннән ыжгырып торган җил җирле җитәкчелекнең җанын ук өшетә.
“Һич булмаса, тәрәзәләрен генә булса да алыштырырга иде мәктәпнең. Ферма, амбарлар бетте, инде мәктәп тә бетсә, авыл да бетәчәк бит, авылдашлар. Кораб кадәр мәктәпне ничекләр ябып куймак кирәк! Шуларны уйлагач, киләчәгебез куркыныч төш кебек. Тәрәзә алыштырырга милионнар кирәкми – алданрак уйланмаган. Монда минем гаеп тә бар, әкренләп тотынган булсак, ничә елда әле дә яңа тәрәзәләр куеп чыккан булыр идек”, - дип, күңелендә йөрткән үкенү катыш үртәлүен җиткерде җирлек башлыгы. Залдагы тынлык исә күңелгә битарафлык җиле булып килеп бәрелде... Җирлек яшәешен “сүтеп-җыйган” еллык хисап җыелышында мәктәп директорының катнашмавы да аңлашылып бетмәде. Бу урында аның фикере бик урынлы буласы иде юкса.
Бала дигәннән, җирлектә рәсми теркәлгән 238 хатын-кызның 100е бүген бәби алып кайтырлык яшьтә. Буыннар чылбырын дәвам итүдә өмет шушы гүзәл затларда. 2020 елда Качкында дүрт нарасый якты дөньяга тәүге авазын салган. Тик аларның барысы да читтә язылган. Ике бәби шушы җирлектә үсеп ятса да, рәсми төстә нәниләр башка шәһәр-авылларның туу динамикасын “көйли” .
Шунысы сөенечле, хисап елы дәвамында Усыда фаҗигаләр, янгыннар теркәлмәгән, үз теләге белән якты дөньядан китүчеләр булмаган. Халык саны да, шөкер, кимемәгән. 2021 елга җирлек 494 кеше белән аяк баскан. Аларның 284е эш яшендә, 128е – пенсионер, калганы балалар. Үлем динамикасы кимүдә. 2019 елда 7 кеше вафат булса, узган ел бу сан бишкә тәңгәл. Халык саны исә читтән кайтучылар, туучылар хисабына сакланып килә.
Җирлектә эшсезлек проблемасы юк дәрәҗәсендә. Халыкның бер өлеше бюджет өлкәсендә, мәгариф , мәдәният системаларында, социаль сферада хезмәт куя, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр саны 57не тәшкил итә, шулай ук сәүдә, тәртип саклау юнәлешендә, электр челтәрендә, ягулык станцияләрендә эшләүчеләр дә бар. 17 үзмәшгуль рәсми төстә теркәлгән. Ә менә 117 усылы төрле оешмаларда эшли дип исәпләнә. Аларның төгәл статистикасы юк. Бу исә үз чиратында салым җыюда, башка мәсьәләләрдә тоткарлыклар китереп чыгара.
Шулай да бүген Усы авыл җирлегенең яшәешендә “Актаныш” агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык мөһим роль уйный. Аеруча “Актаныш” агрофирмасы җирлек өчен “ашыгыч ярдәм”гә тиң – беркайчан да ярдәменнән ташламый, нинди мөрәҗәгать җиткермә, ул җавапсыз калмый. Ә менә Нур Баян исемендәге хуҗалыкка үпкә белдерде Зиннәт Әхмәев. Баксаң, ҖЧҖ Качкын халкының яшәешенә бар яклап та битарафлык күрсәтә икән. Ярый үлем-китем булганда, ярдәменнән ташламый икән үзе. Тик менә үпкә сүзләрен кабул итеп алырга җыелышта Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчелеге күренмәде. Шулай да, хөрмәтле Зиннәт әфәнде, үпкәләп кенә утыра торган дөньяда яшәмибез шул инде. Заманасы андый түгел. Алтын урталыкны табарга омтылу зарур.

Җирлек башлыгы еллык хисабында терлек хәрәкәтенә аерым тукталды. Бүген җирлектә 275 баш МЭТ исәпләнә. 173 шәхси хуҗалыгы булган җирлек өчен бу күрсәткеч азмы, күпме – үзегез чамалагыз. Әмма шушы терлекнең 172се – Усыда, 89ы Качкында теркәлгән. Качкын халкының мал асраудан бизә баруын дәлилли кебек бу саннар. Аннан килеп, 134 баш сыерның нибары 45е генә Качкынга туры килә – монысы да урынлы борчу тудыра, җәмәгать. Юкса, мал асраучылар дәүләт ярдәменнән дә уңышлы файдаланып яши. Сыер-кәҗә малы тотучыларга субсидияләр дә гамәлдә. Мисал өчен, 2020 елда җирлек буенча аның гомуми күләме 472 700 сумны тәшкил иткән, кәҗә малы өчен - 24 000 сумны. Бер шәхси хуҗалык савым аппараты алу өчен дә районнан 20 000 сумлык субсидия алган. Узган ел ике авылда да берер мини-ферма барлыкка килгән. Республика бу уңайдан мини-ферма тергезүчеләргә 400 000 күләмендә ярдәм күрсәткән. Быел да бер кеше шул рәвешле сыер мал-баш санын арттыруга йөз тота.
Җирлектә ике фермер хуҗалыгы, өч эшмәкәр, биш гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. Эшлим, яшим дигән кешегә, әлеге дә баягы, мөмкинлекләр бар диюем. Тик торганга берәү дә китереп бирми бит. Халык сөт сату бәрабәренә дә матди хәлен ярыйсы ук яхшыртып тора. Күп күләмдә сөт тапшыручыларны да аерым атап үтте җирлек башлыгы. Тик менә әлеге хезмәтсөярләр, ни кызганыч, башка еллардагы кебек, сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан бүләкләнмәде. Әллә сөт сыекланган, әллә башка сәбәп.... Матур традициягә шул рәвешле балта чабасы түгел иде инде, хөрмәтле сөт җыючылар. Хезмәт кешесенә хөрмәт һәрвакыт “модада” булды.
Халыкның сәламәтлеген саклау буенча да Зиннәт Әхмәев район үзәк хастаханәсенә гозерен җиткерде. “Качкын авылында яшәүчеләрне айга бер генә булса да Актаныштан участок табибы килеп тикшереп китсен иде. Усы халкы бу яктан уңды – Рифа Ибраһимова безгә ай саен килә. Авыл фельдшерлары белән авыруларның йортларында була, дәвалау билгели. Ә Качкынга беркетелгән табибны бөтенләй белмибез дә”, - диде ул. Хәер, хисап җыелышында аның белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде - Эльвира Юнир кызы залда утыручыларга коронавирус, аннан саклану чаралары хакында бәян итте.

Усы авылы кибетендә исерткеч эчемлекләр сатылмавын зур горурлык белән искәртте җирлек башлыгы. Шәхси эшмәкәр Биктимерова аракы сатмаганнан гына хәерчегә әверелмәгән бит, җәмәгать, аның хәмерсез кибете күпләргә үрнәк булырга тиеш! Ә менә Качкындагы кибет халыкка хезмәт күрсәтә алмаслык дәрәҗәгә җитеп килә икән – хәзерге заманда түшәменнән су тамып утырган кибетләр бар дисәләр, ышанмас та идем, хәзер Качкында берәү бар икәнен тәгаен беләм. Бәлки ул кибет хуҗасы халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатының махсус таләпләргә туры килергә тиеш икәнен белми торгандыр? Өмет - җаваплы органнарның әлеге сигналны контрольгә алуларында.
Усы авыл җирлегенең ниһаять асфальт юлга тиенүенә, кеше теленә “Әҗәл күпере” дип кергән күпернең төзекләндерелүенә, кар чистарту проблемасының агрофирма һәм шәхси затлар хисабына хәл ителеп баруына, авыл халкы белән бергә, ихластан сөенеп утырдык. Әмма Качкын халкының чиста суга сусавы әле дә булса хәл ителмәгән мәсьәләләр сафында кала бирә. Була, була дип ышандыруга да бер ел үтеп киткән, зарыгып көткән су гына килмәгән...
Үзара салым акчаларына башкарылган эшләрне дә шактый санады җирлек башлыгы. Иң зур суммалар биредә дә урамара юлларны төзекләндерүгә тотылган. Качкын зиратын койма белән әйләндереп алу, авылдагы су системасын төзекләндерү, су анализы алу, урам утларын карау, “Әреш” чишмәсенә будка куйдыру, Усы зираты җирләрен рәсмиләштерү өчен дә халыктан җыелып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган акчалар ярдәмгә килгән.
Сүз дә юк, ел буе җирлектә шактый эшләр эшләнгән. Әмма халык су сорый, хөрмәтле Зиннәт әфәнде, халык быел су көтә. Ә сез аны 2022 елга гына вәгъдә иттегез халык җыенында! Юк, Качкында казытылган сважинадан чыккан суның сыйфатсыз булуында сезнең гаеп юк анысы, тик сулы буласы елны әле-әле якын киләчәккә күчереп бару проблеманы хәл итәр кебек түгел. Халык та бу вәгъдәне ишетеп туйганга охшаган...
Җыелыш ахырында укылган карарда балалар мәйданчыгын булдыруда ярдәмне район җитәкчелегеннән сорарга дигән пункт яңгырады. Гафу итегез әлбәттә, әмма, ялгышмасам, җирлекләр мондый мәйданчыкларны нәкъ менә үзара салым акчалары хисабына булдырып килә. Сез алардан кимме әллә? Сигез иң яхшы авыл җирлеге исемлегендә Усы беренче тора - әлеге факт сезгә аеруча зур җаваплылык өсти.
Зиннән Зиннур улы быелгы җыелышта да мактауга лаек авыл кешеләрен сәхнә түренә чакырып хөрмәтләде. Җирлек яшәешендә мөһим урын алып торган мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, сәламәтлек сагында торучы фельдшерларга грамоталар тапшырды ул. Мактауга лаек гамәл – бәхәсләшмим, халык үз геройларын белеп торырга тиеш. Тик вәгъдә ителгән эшләрне дә тизләтергә иде, җәмәгать. Эчәргә чиста суың булмаганда, пар күгәрченгә сөенеп утыру ничектер килешеп бетми инде....
