Авыл җирлекләренең еллык хисап киңәшмәләрен Мәсәде авыл җирлеге башлап җибәрде. Җирлек башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова 2020 елдагы хисап җыенына кайтып, үз чыгышын халыктан кергән сорауларга җавап бирүдән башлады.
Җирлектә яшәүчеләр 2017, 2018, 2019 нчы елларда пай җире өчен бернинди түләү алмаганнар, авыл җирлеге депутаты Фәрит Минһаҗетдинов юллаган сорау 2020 елда уңай якка хәл ителгән: “Таң” һәм “Наратлы” хуҗалыклары халыкка пай җиреннән файдаланган өчен икмәкләтә түләгән.
Ә менә Бурсык мәктәбен профилакторий итеп күрергә теләгән апаның хыяллары тормышка ашмаган. “Шәхси эшмәкәрләргә үзаллы эшчәнлекләрен башлап җибәрү өчен мәктәп бинасын берничә тапкыр тәкъдим итеп карадык, әмма берәү дә бу эшкә алынмады”,- ди Флүрә Минһаҗетдинова. Гомумән, Мәсәдедә эшнең дә файдасы булырдаена гына тотына торган кешеләр яши. Мәсәлән, авыл башлыгы ярты ел буена җирлек Советы эшчәнлеген берүзе иярли, сәркатипләре акчалырак эш табалар да китеп баралар. Мәсәде янындагы “Агыйдел” нефть кудыру станциясе дә халыкка эшләгәненә күрә мул акча түли торган оешма. Авылда күптәннән инде мал асрап көн күрү ят гамәл кебек. Шуңадырмы, җирлек башлыгы Имамовлар гаиләсенең “Кече ферма” булып теркәлүенә үзләреннән дә ныграк сөенгән. Рәзиф белән Ралина ике сыерларын өчкә арттырып биш иткәннәр, лапас салганнар, дәүләттән кире кайтарылмый торган 200 мең сум акча алганнар. Саву аппараты өчен 20 мең сум акча да биргәннәр үзләренә- район, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп туя алмый Имамовлар.
Сөт тапшыру да юк Мәсәдедә-авылдашлары берничә сыер асраучыдан чират торып сөтне сатып ала. Өч литрлы банка-100 сум. Алып-сатуның тәмен белгәннәр-авылдашларның “Мәсәде базары” дигән ватсап төркеме бар, рәхәтләнеп бер-берсен кирәк-ярак белән тәэмин итәләр.
Районнан килүчеләр халык белән очрашуга әзерләнеп, һәркем өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралланып килгән. Мәсәлән, Мәсәде халкы беркетелгән Такталачык участок табибы Ленар Минхуҗин соңгы бер елда бөтен дөнья афәтенә әйләнгән коронавирус авыруыннан саклану, авырган очракта үзбелдеклеләнеп дәвалануның үтә дә күңелсез нәтиҗәгә китерүен мисаллар белән сөйләгәндә беркем дә битарафлык бөркәнчеге астына кермәгәндер. Җирлектә соңгы бер елда демографик үсеш юк, эш яшендәгеләрнең үлеме арткан, бер авылдаш ир-егет суга батып вафат була. Әлеге дә баягы аракы зәхмәте башына җиткән. Ленар Сәүбән улы һәр авыруның, фаҗиганең башында яшел елан торуын, “Эш үткәч кенә сәбәбе аракыда икәнен тикшерәбез, ах-ух киләбез, ә нигә без бу фаҗигаларне алдан фаразлап тәрбия эше алып бармыйбыз?”- дип сорауны кабыргасы белән куйды.
БЮРОКРАТИЯ ЮЛЛАРЫ: МӘСӘДЕ-ТАКТАЛАЧЫК-АКТАНЫШ-ТАКТАЛАЧЫК-МӘСӘДЕ
Мәсәде халкы бик таләпчән, сораулар күп булачак дип кисәтүләр быелгы җыенда расланмады диярлек. Актив авылдашлар үтенечләрен район җитәкчелегенә ватсап аша да юллыйлар, җавапны да шундук ишетәләр. Такталачык хастаханәсенә беркетелгәч табибка күренеп, анализларны Актаныш больницасына барып биреп, кире нәтиҗәләре белән Такталачыкка кайтып дәвалану- менә бусы инде җелекләренә үткән. Чөнки Такталачыкта табибның фонедоскоп белән ЭКГ үткәрү аппараты гына бар. Авырган җиреңнән терелерсең бу юлны үтәргә тиешлегеңне белгәч!
Авыл җирлеге башлыгы Флүрә Минһаҗетдинова электр тогының бөтен авылга да җитмәвен, шуңа күрә район җитәкчелегеннән бу проблеманы чишүдә ярдәм сорады. Шулай ук су трассалары да искергән. Агыйдел буенда урнашкан авылга читтән килүче “командировочныйлар” елдан-ел арта. Аларны фатирга кертеп җирлек халкы азмы-күпме акча эшли -монысы да файда җирлеккә. Ләкин кунаклар калдырган чүпне юл кырыйларыннан авыл башлыгы, клуб хезмәткәрләре җыеп йөргәч файдасы күзгә күренми шул. Флүрә Риф кызы авылны басып алган борщевик үләненнән арындыруны бергәләп башкарырга чакырды.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова үз чыгышын пандемия вакытындагы хезмәтләре өчен табибларга, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтүдән башлады. Мәсәде авыл башлыгының эшчәнлегенә ул уңай бәя бирде, рейтингта тоткан урыны белән таныштырды. 2020 елда Актаныш муниципаль районында башкарылган эшчәнлек турында сөйләде, 2021 елга планнар белән таныштырды. Мәсәде авылы да быел дәүләт программасы ярдәмен күрәчәк- 1,5 млн сумлык спорт мәйданчыгы төзеләчәк.
ЮГАРЫ ЯХШЫЙ авылында узган хисап җыены гадәти киңәшмәләрдән бер ни белән дә аерылмады. Җирлек башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина җыенны бар шартын китереп алып барды, еллык хисабында район җитәкчелеге тарафыннан таләп итеп куелган барлык мәгълүматлар төгәл итеп халыкка җиткерелде. Клубның урамдагы кебек салкын булуы тәэсир иттеме, әллә инде авыз-борыннарны каплаган битлекләр комачаулады- җирлек башлыгына сорау бирүче булмады.
Иске Байсардагы участок хастаханәсе баш табибы Альберт Сафиуллин Яхшый авылы халкына коравирус афәтенең җитди кагылганын саннар белән раслап сөйләде.
- 2020 елда һәр өченче кешегә пневмония диагнозы куелды, бер авылдашыбыз Минзәләдәге госпитальдә, икесе Чаллыдагы инфекцион авырулар хастаханәсендә вафат булдылар. Бу авыруга бары “Спутник-V” вакцинасы кадатып кына киртә куеп була,-дип, үзенең киңәшләрен бирде.
Актаныш үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Светлана Корбанова да коллегасын куәтләп, халыкка саклану чараларын көчәйтү кирәклеген ассызыклады. Коронавирус белән авырганнан соң организмда антитәнчекләр барлыкка килә, әмма аякка бастым да чир китте дип сөенергә иртәрәк. Авыру көтмәгәндә баш калкытырга хирыс. Аннан соң бик тиз үзгәрергә сәләтле, мутация кичергән вирусны элек дәваланган препаратлар белән җиңәрмен димә! Светлана Бәхтияр кызы март аенда Европадан авыруның өченче дулкыны көтелүен әйтте. Мөмкин кадәр бер-берең белән аралашмаска, кунак җыймаска, массачыл чаралардан баш тартырга, Казан, Чаллыдан балаларны кайтармый торырга- боларны авылда яшәүче һәркем белергә тиеш-бары сакланып һәм прививка ясатып кына авыруны җиңелчә үткәрергә мөмкин. Авырмый калу да хәзер мөмкин түгел, җир шарында яшәүчеләрнең барысында да антитәнчек барлыкка килгәч, бу авыру үзеннән-үзе юкка чыгачак.
Замана афәте –чир-чорлар хайваннарны да аямый. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдуллин кош-кортларны кош гриппыннан саклау өчен җирлектәге елга-күлләргә җибәрмәүне сорады, чөнки көздән тирә-як районнарда меңнәрчә каз-тавыкны кырып салган грипп туңдырганнан соң да 4 ай яшәү сәләтенә ия. Кабан дуңгызлары исә “Африка чумасы” авыруын авылга кадәр алып килергә мөмкин, шуңа күрә урманга баргач, аяк астына карап йөрергә, кабаннар йөргән урыннан тизрәк китәргә кирәк, аяк киеменә ияреп тә бу инфекция кайтуы бар. Йорттагы песи-этләрне котыру авыруыннан саклау мөһим, бәладән котылу юлы бер-прививка ясату.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Актаныш районының 2020 елдагы эшчәнлеге, 2021 елга куелган бурыч-максатлар белән таныштырды. Югары Яхшый авыл җирлегендә федераль программа кысаларында яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәген хәбәр итте.
Ни кызганыч, Югары Яхшый авыл җирлеге район администрациясе белән ике арадагы килешүне үтәгән лидерлар арасында түгел. 14 критерийлы бәяләмәдә 14 урынны били. Табигый үсеш, сыерлар саны, кече ферма, эшмәкәрлекне үстерү- шушы өлкәләрдә алдагы елларда яхшы гына эшләгән җирлек үсеш бирә алмаган.
Югары Яхшыйдагы җыенга, клуб салкын булса да, халык шактый җыелган иде. Шәхси эшмәкәр Таһир Зиннәтуллин түзмәде, Рәйхан Флүс кызына күңелен тырнап торган сорауларын юллады: “Ел саен киләсез дә, безгә яңа клуб кирәк, дигән мөрәҗәгатебезне язып алып китәсез. Тик яңа клуб өчен бер генә дә адым ясалмый, нишләп Яхшыйга гына юк соң ул клуб?”- әлеге ачыргаланып әйтелгән сорауны ишетмәү мөмкин түгел иде. Яхшыйда хәл итүне сорый торган проблемаларны саный китсәң, шактыйга җыела. “Почта бинасы да искиткеч салкын”-дип сүз башлады икенче рәттә утырган ак яулыклы апа. Табанлыкүлдә клубны, ФАПны берләштергән күпфункцияле үзәк кирәклеге дә көн кадагына килеп баскан. Таһир абыйны Тәкмәк авылындагы иске башлангыч мәктәп бинасының сүтелмичә, авылны ямьсезләп торуы борчый. Авыл җирлеге башлыгы мәктәпнең Югары Яхшый мәктәбе балансында булуын, акт белән Тәкмәк мәктәбенең авыл җирлеге советы балансына тапшырылмаганын аныклады. Мәктәп директоры Расих Шәйхуллинга да иске мәктәпне чистарту олы йөк булып чыкты.