Актаныш районы җирлекләрендә халык җыеннары старт ала

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнвар – дүшәмбедән Актаныш районы җирлекләрнедә традицион халык җыеннары старт ала. Алар һәр авыл җирлегендә дә узачак. Елдагыча, халык җыеннарында җирлек башлыклары халык алдында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотып,  2021 елга билгеләнгән план-перспективаларны бәян итәчәк.

Җыеннарда халык үзен борчыган сорауларны район, җирлек  җитәкчелегенә җиткерә алачак.

5 февральгә кадәр дәвам итәчәк җыеннарда район башлыгы Энгель Фәттахов, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев, алдан билгеләнгән план нигезендә,  җирлекләрдә халык белән очрашачак.

Беренче җыеннар 25  гыйнварда Югары Яхшый һәм Мәсәде җирлекләренә билгеләнгән. Җирлек халкына җыеннарның көне һәм вакыты алдан хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International