Актаныш районы Эшмәкәрләр советы елны 22 гыйнварда Zoom аша киңәшмә-укыту белән башлап җибәрә

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Актаныш районы Эшмәкәрләр советы елны 22 гыйнварда Zoom аша киңәшмә-укыту белән белән башлап җибәрә, әлеге хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева бәян итеп, район эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итте:

-Хәерле көннәр, хөрмәтле райондашлар, эшмәкәрләр! Елдагыча эшне башлап җибәрәбез. Актаныш район башлыгы каршында эшләп килүче Эшмәкәрләр советы эшкуарларны бизнес өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыра, өстәмә мәгълүматлар бирә, укытулар оештыра һәм бизнесны үстерергә ярдәм итүче чаралар уздыра. Әлеге совет кысаларында иртәгә – 22 гыйнвар 14 сәгатьтә Zoom аша укыту-семинар узачак. Шунда ук эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирү дә булачак. Товарларны маркировкалау буенча 1 февральдән яңа кагыйдәләр, яңа таләпләр гамәлгә керә. Сәүдә нокталарында касса аппараты куллануда да яңалыклар бар. Әлеге яңалыклар буенча иртәгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр советы белгечләре таныштырачак, - диде Лиана Рамил кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International