Актанышта - милли Яңа ел бизәкләре

2020 елның 26 декабре, шимбә

Яңа елны Актаныш һәм авыл җирлекләре һәр елны үзенчәлекле, матур итеп каршы ала. 2020 елны каршы алу  Кар Бабайлар парады, Кар Бабайлы кар сыннары, коймак-тәбикмәк, белен  күргәзмәсе белән истә калды. Ә 2021 елны каршы алу тагын да үзгәрәк! Пандемия, бер-берең белән аралашуда, сабантуй, бәйрәм-тамашалар үткәрүдә ел дәвамында барган чикләүләр сәбәпле, халык могҗиза булуын көтә һәм шуңа ышана да иде. Өметләребез дә Яңа 2021 елга юнәлтелгән. Имин булсын да, сәламәтлек, тынычлык алып килсен!

25 декабрьдә Үзәк чыршы утын кабызу да Яңа ел чараларына старт бирде. Бөтенләй яңа стильдә, күтәренке рухта каршы алабыз Яңа елны. Үзәк чыршының яңа формада, яңа төр утлар балкышы белән булуын да яратып кабул итте актанышлылар. Ә инде татар халык әкиятләрендәге яраткан геройларыбызның кар сыннары рәвешендә Яңа ел образларына әверелүе – яңа ел бизәкләренең йөзек кашы. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителү әкият геройлары аша чагылыш тапты. Шунысы да игътибарга лаек, боз-бизәкләр дә татар орнаментлары  формасын алган! Ә инде боз тавы – шугалакны үзеңә барып күрергә  кирәк! Тауның биеклеге, төсләр балкышы – искиткеч! Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Һәр кич биредә матур итеп ял итәргә мөмкинлекләр тудырылган. Кәефегезгә хуш килердә музыка уйнап торачак, чәйләр дә кайнар, коймаклар да яңа табадан төшкән генә булачак!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International