Актанышта икенче тапкыр ике республиканы берләштергән "Урал Лигасы" кубогына ярышлар үтте

2020 елның 19 декабре, шимбә

2018 елның декабрь аенда Актаныш районы волейбол спорт төрен үстерү юнәлештә тагын бер ныклы адым ясап, Башкортстан республикасының Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары белән волейбол буенча ир-ат командалары арасында иптәшләрчә лига төзү буенча килешү төзедгән иде.


Шул рәвешле, ике чиктәш республиканы берләштергән тәүге лига – “Урал лигасы” гамәлгә куелды.

Бүген  икенче тапкыр оештырылучы “Урал Лигасы” волейбол командаларын Актанышның “Батыр” спорткомплексына туплады.

Көн дәвамында барган волейбол турниры үз җиңүчесен атады. Актаныш волейбол командасы сынатмады: "Урал лигасы"ның кубогы безнең районда калды.  Команданың тренеры - Ленар Ибнеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International