Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш бишенче утырышы гамәлләштерелде.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район суды рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Дүртенче чакырылыш бишенче утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Актаныш муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында.
2.Актаныш муниципаль районы Советының 2021 елга эш планы турында.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча төп чыгышны финанс-бюджет палатасы рәисе Каюмова Кадрия Рәмзи кыз ясады.
Актаныш муниципаль районы Советының 2021 елга эш планы белән район башлыгы урынбасары Галимҗанова Рәйхан Флүс кызы таныштырды.