Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә бүген мәктәп директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләре катнашында атналык киңәшмә уза.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова район башлыгы тарафыннан әйтелгән йөкләмәләрнең үтәлеше буенча хисап тотты. Алдагы атнада мәгариф юнәлешендә күп төрле чаралар оештыру күздә тотыла. 26 декабрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда республика олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узачак. Фәнсөярләрне һәм алрны олимпиадага әзерләгән укытучыларны район башлыгы Энгель Фәттахов үзе тәбрикләячәк.
Актаныш авылындагы балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре белән очрашу да киләсе атнага планлаштырыла.
28 декабрь көнне рәсми төстә мәктәп укучыларның каникуллары башланып китә. Кышкы яллар яңа 2021нче елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Каникулларга кадәр V-VIII һәм X сыйныф укучыларының рус теле һәм математика фәннәреннән алган белемнәрен бәләү максатыннан кисемнәр алу планлаштырыла. Төп дәүләт имтиханы бирүче IX сыйныф укучылары һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы XI сыйныфларның сынап карау имтиханнары аша шулай ук рус теле, математика фәннәреннән белемнәре тикшерелә.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Бикметова Теләкәй мәктәбе, Иске Җияш башлангыч мәктәбе, Яңа Кормаш балалар бакчасы һәм башка мәгариф оешмаларындагы туклану торышын тикшерү нәтиҗәләр белән таныштырды, ашханәләрдә кимчелекләр булмавын әйтте.
Энгель Нәвап улы ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, туклануның сыйфатын яхшырту буенча эшләргә тәкъдим итте. Кышкы каникулларда технологик техникум базасында мәктәп пешекчеләре өчен һөнәри осталыкны арттыру буенча мастер-класслар үткәрү, балалар һәм ата-аналарның теләкләрен өйрәнеп, менюны төрләндерү, гомумән, яшь буында туклану культурасын булдыру кирәклегенә басым ясады.
Атналык киңәшмәдә мәгариф идарәсе методисты Юлия Амерзянова “Педагогик кадрларның аттестация үтү һәм квалификация күтәрү мәсьәләләре” темасына чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева республикакүләм август конференциясенә әзерлек турында сөйләде.