"Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы" Ассоцияциясенең XV cъездында Актаныш районы муниципаль берәмлек җитәкчеләре онлайн катнашты

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы" Ассоцияциясенең XV cъезды уза. Съезд эшендә Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова, Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Таһир Харрасов катнаша.
Пандемия шартларында былгы съезд онлайн режимда үткәрелә. Чыгышларны Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә районның башка авыл җирлекләре башлыклары район хакимиятенең утырышлар залында тыңлады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре республика үсешенә зур өлеш кертәләр. «Без үз эшебездә һәрвакыт муниципалитетларга һәм җирлекләргә таянабыз. Безнең республика Россия төбәкләре арасында лаеклы урын алып тора. Монда сезнең эшнең өлеше зур. Көн саен сез гражданнарның мөһим проблемаларын хәл итәсез, территорияләр эшчәнлеген тәэмин итәсез», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тапшырыла торган автомобильләр авыл җирлекләре җитәкчеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәргә тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, 10 ел эчендә муниципаль берәмлекләр 2300 яңа машина алган инде. «Бу автомобильләр сезнең катлаулы эшегездә, бигрәк тә пандемия вакытында ярдәм итәчәк. Урыннарда медицина хезмәткәрләрен, авырулар өчен дару препаратларын, мохтаҗ гражданнарга азык-төлек продуктларын китерүдә проблемалар булырга тиеш түгел", - дип өстәде Татарстан Президенты. Муниципаль берәмлекләр вәкилләре барлыгы 100 яңа эш автомобиле алды: 93 «Лада Нива» машинасы һәм 7 «Форд Транзит»микроавтобусы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International