Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучыларын милләтебезнең күренекле шәхесләре белән очраштыру, күрештерү иң нәтиҗәле тәрбия ысулларының берсе дип саный. Чираттагы мәртәбәле кунак- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев укучыларга уңышлы шәхес булу серләрен ачты. Үз тормыш юлы турында сөйләп "Татар теле белән ерак китеп булмый" дигән гыйбарәне юкка чыгарды.