Бүгенге көндә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 67 укучыга белем һәм тәрбияне 15 педагогик хезмәткәр бирә. Мәктәпкә балалар дүрт җирлекнең сигез авылыннан - Такталачык, Әҗмәт, Түбән һәм Югары Гәрәй, Бурсык, Мәсәде, Чалманарат, Уразайдан җыела. Балалар бакчасы да мәктәп бинасында урнашкан. Балалар саны унсигез.
Аңлашылганча, мәктәпкә йөрүчеләр географиясе киң булгач, пандемия чорында белем бирү учреждениесе саклык чараларын аеруча югары дәрәҗәдә сакларга тиеш.
Мәктәп укучылары өчен бүген инде саклагыч битлек-маскалар ят әйбер түгел. Кулларны даими рәвештә антисептиклар белән йогышсызландырып торырга кирәк икәнне дә алар күптән белә.
Автобус ишеге ачылганчы ук алар саклык чаралары белән “коралланган. Укучылар белән беррәттән автобус йөртүчесенә дә, озатып йөрүче укытучыга да таләпләр катгый куелган.
Мәктәп территориясендә саклану исә капка төбеннән үк башлана. Һәркемне биредә мәктәп администрациясе тарафыннан булдырырган кисәтү каршы ала. “Санитар-эпидемиологик халәт белән бәйле рәвештә, балаларның һәм үзегезнең сәламәтлекне кайгырту йөзеннән, әти-әниләргә һәм башка кешеләргә мәктәп бинасына керү вакытлыча тыела!” – диелгән кисәтү үк пандемияле вәзгыятьнең уен түгел икәнен күрсәтә.
Мәктәпкә кергән һәр баланың кулы антисептик белән йогышсызландырыла, тән температурасы үлчәнә. Бары тик шуннан соң гына бала сыйныф бүлмәсенә үтә һәм көн дәвамында дәресләрне бер кабинетта укый.
Төшке аш вакытында да саклык чаралары тулысында мәктәп администрациясе, шул исәптән дежур укытучы контролендә.
Мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев искәртеп үткәнчә, бүген белем бирү учреждениесе антисептиклар, контактсыз термометрлар белән тәэмин ителгән. Аларны мәктәп үзе булдырган.
Балалар бакчасында да пандемиягә каршы саклык чаралары тулы куәттә күрелә. Нәниләрне ишекнең эчке ягында тәрбияче каршы ала. Ата-ана бина эченә үтми. Баланың температурасы үлчәнә, куллары йогышсызландырыла.
Алмаз Сәяф улы мәктәптә һәм бакчада вәзгыятьнең тотрыклы икәнен билгеләп үтте. Авыручылар саны, үзган ел белән чагыштырганда, бер дәрәҗәдә саклана. Сәбәпсез дәрес калдыручы укучылар юк. Авырган очракта балалар Такталачык табиблык амбулаториясе күзәтүенә алына, укучыга, мәктәпкә килгәндә, авырып терелүе хакында справка бирелә.