Әлеге мөмкинлек 2016 елда барлыкка килде. Әмма мөрәҗәгатьләрнең иң күбе узган елга туры килде. Ул вакытта 14,5 меңнән артык гариза бирелгән иде, быел - 3 меңгә якын.
Татарстан Росреестрына үз милке белән алыш-бирешләр яки башка гамәлләр бары тик аның шәхси катнашында гына башкарыла ала, дип гариза бирә ала. Мондый гаризаны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) тапшырганда тиешле язма кертеләчәк. Аның ЕГРНда булуы башка зат тарафыннан, шул исәптән нотариаль ышанычнамә буенча, хокукларны дәүләт теркәвенә тәкъдим ителгән гаризаны карап тикшермичә генә кире кайтаруга нигез булып тора. Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева фикеренчә, әлеге язманы ЕГРНга кертү мошенниклардан яклауның нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора.