Актаныш районында республика олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Узган атнада 53 укучы үз белемнәрен экология фәне буенча сынаса, утыздан артык укучы укучы бөтендөнья сәнгать мәдәнияте фәне (МХК) буенча үз белемнәрен тикшерде, 19 ноябрь көнне рус теле фәне буенча оештырылган олимпиадада 200дән артык укучы катнашты.
Бүген исә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында әлеге олимпиадаларга нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнде, методик берләшмә җитәкчеләре тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ да ясалды.
Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева тәбрикләде һәм укучыларга республика этабында уңышлар теләде.