РФ “МӘДӘНИЯТ” МИЛЛИ ПРОЕКТЫНЫҢ “МӘДӘНИ МОХИТ” ПРОГРАММАСЫ АВЫЛ КЛУБЛАРЫНА ЙӨЗ БЕЛӘН

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

  Иске Богады авылындагы мәдәният йортына  Россия Федерациясе «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль программасы кысаларында “ПМК” оешмасы тарафыннан капиталь ремонт ясалды, төзекләндерүнең мөһим өлешләре тәмамланып килсә дә, әле башкарасы эшләр бар әле.

Җәй көне мәдәният йортының түбәсе тулысынча алыштырылды, 200 урынлы тамаша залы, фойе, түгәрәкләр бүлмәсе төзекләндерелде. 1969 елда төзелгән бинага 1990 нчы елларда “Коммунизмга” хуҗалыгы тарафыннан бер тапкыр капиталь төзекләндерү үткәрелгән булган, ул вакытта мәдәният йорты заманы өчен шактый күркәм төс ала. Әмма еллар үткән саен җылылыгы кими, гәрчә ремонт чорында җылы тоту максатыннан тамаша залындагы тәрәзәләр томалап куелган булса да. Быелгы ремонт вакытында тәрәзәләрне яңадан ачканнар, зал яктырып, иркенәеп киткән. Бинаның идәннәре алыштырылган, стеналарга ремонт ясалган, асылмалы түшәмнәр урнаштырылган, барлык ишекләр тулысынча алмаштырылган. Шулай ук электр үткәргечләр яңа, яктырту приборлары, лампочкаларның да да көчлерәкләре куелган. Җылыту системасы ремонтланган. Элек санузеллар юк иде, проект буенча анысы да эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International