Яңа елга санаулы көннәр калып килгәндә, балалар гына түгел, өлкәннәр дә бу тылсымлы бәйрәмне эчке бер дулкынлану белән көтә.
Актаныштагы Яңа ел бәйрәмнәре ел саен күңелле, маҗаралы булуы белән халыкның исендә кала. Ел белән ел алышыныр көнгә кадәр, 31 декабрьгә ун көн кала, озын кышкы каникуллар чорында да район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан да кичләрен Актанышка килеп, үзәк елкага карап хозурлану, тау шуу, оешма-предприятиеләрнең бизәлешләре белән танышу гаиләләрдә традициягә әверелде.
Быел бәйрәм чаралары аеруча матур булачак. Бүген җитәкчеләр Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховка беренче сызым-проектларны тәкъдим иттеләр инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев бәйрәм бизәге булып торачак елкаларның төрле вариантлары белән таныштырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева үзәк чыршы куелачак мәйданның проекты турында сөйләде. Фикер алышуда архитектор-төзүчеләр, мәдәният бүлеге җитәкче-белгечләре катнашты.
Барлык серне дә ачсак, кызыгы булмас, әмма уйлаган, планлаштырылганнар барып чыкса, Актанышны бай эчтәлекле Яңа ел киче көтә. Биек таулар, тройка атлары үтәрдәй боз капкалар, парк эчендәге татар халык әкиятләре һәм башка бик күп сюрпризлар үзәк чыршы мәйданын бизәячәк.