Актаныш районы хакимияте бинасында коронавирус инфекциясенең актив таралуын булдырмау максатыннан контактсыз дезинфекцияләү аппаратлары куелды. Чиста куллар- сәламәтлек нигезе, пандемия шартларында аеруча кулларны юуу, битлектән йөрү төп шарт.
Район хакимиятендә эшләүчеләр, администрациягә килүчеләр беренче катта, ишектән керү белән кулларын антисептик белән эшкәртә ала. Дозатор душ кебек кулларның бөтен өслеген чистарта.
Исегезгә төшерәбез: Кулларны юу кайбер инфекцияләрнең, шул исәптән кискен эчәк инфекцияләре, грипп һәм башка респиратор инфекцияләр белән беррәттән, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметүдә төп компонент булып тора.
Вирусның якын дусты – ул дымлылык, ул дым булмаган җирдә яши алмый, корылык аның өчен спирт белән бер - ул аңа чыдый алмый. Шул сәбәпле, коронавирус һава һәм су тамчылары аша күчә, дип әйтелә. Һавада вирусның өлешләре түгел, ә бик кечкенә су тамчылары “оча”. Аларда йөзләгән, меңәрләгән вируслы кисәкләр бар. Шуңа күрә һава дымлырак булган саен, инфекция йоктыру ихтималы да зуррак. Ә инфекцияне үтерү өчен бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк.