Актаныш районы җитәкчелеге узган атнага йомгак ясады

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрь көнне хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.


Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов таныштырды.


Райондагы коронавирус белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев кертте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева Актаныш муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2023 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте.  

Бюджетның төп күрсәткечләре белән Актаныш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Кадрия Каюмова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International