Биологик актив өстәмәләр: Ә рецепт кирәкме?

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Без барыбыз да матур һәм сәламәт булырга телибез. Кулланучылар базары хәзерге вакытта үзеңне тонуста тотар өчен, матур булу өчен бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә. Шундый чараларның берсе - БАДлар (биологик актив өстәмәләр). Нәрсә бу, алар ни дәрәҗәдә файдалы, зыян китермиме? Әйдәгез, бергәләп ачыклык кертик.

Биологик актив өстәмәләр - азык белән бер үк вакытта куллану яки азык-төлек составына кертү өчен билгеләнгән табигый (табигыйга ошаган) биологик актив матдәләр. БАДлар азык-төлек продуктлары төркеменә керә. БАДларга каршы торучылар, безнең әби-бабайларыбыз мондый өстәмәләрне кабул итмәде һәм 80-90 яшькә кадәр сәламәт яшәде, диләр. Әмма экологик хәл начарлана бара, азык-төлек өчен яңа стандартлар, тормыштагы стресслар иммунитетны киметә. Шуңа күрә сәламәт яки өлешчә сәламәт кешеләр тормыш сыйфатын яхшыртырга теләп катнаш өстәмәләр куллана.

Бу препаратлар дарумы? Моны һәр илдә үзенең дәүләт җайга салу органы хәл итә. Бездә бу - сәламәтлек саклау министрлыгы. Дару булып танылу өчен, һәр препарат дәүләт теркәвенең аерым процедурасын узарга тиеш. Ул озак һәм катлаулы, аның төп бурычы - ике төп әйберне: препаратның куркынычсызлыгы һәм препаратның нәтиҗәле булуын раслау.

БАДлар өчен дәүләт теркәве буенча үз процедурасы бар, әмма моның белән Роспотребнадзор шөгыльләнә. Тикшеренүләр үткәрәләр, тик препаратның куркынычсызлыгын гына раслыйлар. БАДларның дарулардан принципиаль аермасы: әгәр препарат дару буларак теркәлгән икән, димәк, аның гамәле бәйсез сынаулар барышында расланган һәм җайга салу органы тарафыннан гарантияләнгән. БАДларның сыйфатын контрольдә тоту, шулай ук, дарулар белән чагыштырганда, шактый гадиләштерелде, шуңа күрә начар булган очракта сыйфатсыз продукция сатып алу куркынычы югарырак. Теләсә нинди БАДны кабул иткәндә, аларга зыянның зур ихтималлыгы булмаячагын төгәл аңларга кирәк, тик дәвалау эффектын берәү дә гарантияли алмый: БАД белән дәваланмыйлар, бу ризыкка функциональ өстәмәләр генә, алар кайбер очракларда организмның торышын яхшырта яки профилактика өчен кулланылырга мөмкин. Һәм, билгеле инде, бер генә очракта да начар чирләрне БАДлар белән генә дәвалау мөмкин түгел. Дарулар һәм БАДларны уртак куллану да һәрчак акланмый: БАДлар даруларның тәэсирен начарайтырга яки аны организмнан чыгаруны тизләтергә мөмкин, бу дәвалау эффектын киметә. Шуңа күрә дәвалау өчен дарулар билгеләгәндә табибка БАДлар куллану турында хәбәр итегез. Диагностика нәтиҗәләре буенча табиб организмга витаминнар, минераллар яки аминокислоталар җитми дигән карар чыгара икән, БАДлар файдалы булырга мөмкин. Өстәмәләр  белән генә дәваланырга ярамый, бигрәк тә үз белдегең белән.

Сезнең уяулыгыгыз, җаваплылык һәм законны белүегез БАДлар кебек үзенчәлекле товарны сатып алганда алдан уйлап, аерым очракларда үз-үзенә зыян китермәскә дә ярдәм итәчәк. Реклама товар сатканда гына файдалы, авыру вакытта берничек тә киңәшче була алмый. Һәрвакытта да куллану буенча күрсәтмәләр белән танышыгыз һәм, әлбәттә, дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International