Бүген район Советының киңәшмәләр залында гамәлләштерелгән брифинг Актаныш районы хуҗалыкларында, җирлекләрдә авыл хуҗалыгы техникаларын саклауга кую, төзекләндерү барышы, куелган таләпләр темасына багышланып, аның эшендә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Мәхыян улы Хәкимов катнашты.