КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта хезмәт законнары мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2020 елның 16 октябре, җомга

Бүген, 16 октябрь көнне, “Яшьлек” МҮ базасында хезмәт законнары мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә гмәлләштерелде. Чарага предприятие һәм оешма җитәкчеләре, хезмәт мөнәсәбәтләре буенча документлар алып бару өчен җаваплы кадрлар хезмәте белгечләре, шәхси эшмәкәрләр чакырулы иде.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева рәислегендә үткән семинар-киңәшмәдә "Яңа һөнәрләр академиясе" өстәмә һөнәри белем бирү автономияле коммерцияле булмаган оешмасы директоры Гөлнара Салаватова хезмәт законнарындагы соңгы үзгәрешләр хакында чыгыш ясады.

Актаныш районында Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Булат Басыровның һәм белгеч Альбина Хафизованың чыгышлары "Хезмәт кенәгәләрен һәм хисаплылыгын алып бару буенча законнардагы үзгәрешләр” темасына багышланган иде.
 

Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Ильмир Габидуллин хезмәт законнарын бозган өчен җаваплылык хакында аңлатма бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International