“Лачын” спорт мәктәбендә шөгыль-дәресләр август аенда башланды. Пандемия белән бәйле чикләүләр кертелгәннән соң, март аенда ук хоккей дәресләре тукталып калган иде. Биш ай дәвамында физик күнегүләрсез торган яшь организмны яңадан кысаларга кертү өчен шактый тырышырга кирәк. Инде беренче нәтиҗәләр күренә башлаган.
2005 елгы яшүсмерләр командасы остазы Риф Нурмеев “Егетләрнең физик әзерлеген иң югары дәрәҗәгә җиткерү өчен атнага алты тапкыр шөгыльләнәбез”-, ди.
Якшәмбедән кала, көн саен бер сәгать бозда, бер сәгать җирдә төрле күнегүләр эшлиләр. Чын хоккейчы булу өчен тырышлык та, чырышлык та кирәк.
Ә ярышларда җиңү өчен икеләтә хезмәт кую сорала.
- 16 октябрьдә Актанышның “Лачын” боз-спорт сараенда Татарстан Республикасы Беренчелегенә хоккей чемпионаты узачак. Актаныш командасын да исәпләп, сигез команданың уеннары көтелә. Беренче уенда без Салават Юлаев командасы белән очрашачакбыз. Бик көчле команда, аларны җиңү өчен шактый тир түгәргә туры киләчәк,- ди Риф Тәлгать улы.
Татарстан Республикасы Беренчелегенә хоккей чемпионаты ике төркемдә оештырыла. Аларның һәрберсеннән финал уеннарына икешәр команда чыга ала. Дәрәҗәле уенда Актаныш хоккейчыларының җиңүен көтеп калабыз!
P.S. Бүген “Лачын” спорт мәктәбендә 100 дән артык яшь спортчы хоккей спорты белән шөгыльләнә. Иң яшь хоккейчылар- 2015-2016 елгылар. Остазлары Илназ Илһам улы Хисамов.