“РОССЕЛЬХОЗБАНК" АҖ Актаныш районы буенча җитәкчесе Данияр Сәлихҗанов банк тарафыннан Дәүләт программасы нигезендә бирелә торган авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен ташламалы кредитлар турында аңлата.
.png)
"АВЫЛ ИПОТЕКАСЫ" кредитын Россия Федерациясенең барлык гражданнары авыл җирлегендә фатир, йорт сатып алу, йорт төзү өчен файдалана ала. Йорт төзегән очракта төзелеш эшләре аккредитация үткән өчен оешмалар аркылы эшләнергә тиеш.
Актаныш районында өч оешма бу программа буенча аккредитация үтте. (“ПМК”ҖЧҖ, “Газстройсервис” ҖЧҖ, “Ремстройдом” ҖЧҖ)
Татарстан Республикасында кредитның иң югары суммасы 3 миллион сумны тәшкил итә. Процент ставкасы 2,7%-3% кадәр. Беренче кертем 10 % башлап, 25 елга кадәр.
Кредит 21 яшьтән 65 яшькәчә гражданнарга бирелә. Кредит 65 яшь тулганчы (аерым очракта 75 яшь тулганчы) түләнеп бетәргә тиеш.
ТҮБӘНДӘГЕ ДОКУМЕНТЛАР КИРӘК:
Гариза-анкета, паспорт, хәрби билет ( 27 яшькә кадәр), язылышу турында таныклык (св-во о заключении брака), 14 яшькә кадәр балаларның туу турында таныклыгы (св-во о рождении детей до 14 лет), эш урыныннан хезмәт кенәгәсе, 2-НДФЛ белешмәсе яки башка керем турында белешмә, ИНН, СНИЛС күчермәләре. Гариза уңай каралган очракта, объект буенча документлар сорала.
.png)
*"ТОРАК ЙОРТЛАРНЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ӨЧЕН КУЛЛАНУЧЫЛАР" кредиты
Бу ташламалы кредитны Россия Федерациясенен авыл җирлегендә фатирга яки йортка электр, су, газ, жылылык кертергә, канализация үткәрергә һәм фатирны яки йортны төзекләндерү өчен кулланырга мөмкин. Бу эшләр оешма белән килешү нигезендә эшләнергә тиеш. Кредит алучының авыл җирлегендә теркәлгән булуы шарт, шулай ук объект авыл җирлегендә булырга тиеш. Күләме 30 мeң сумнан башлап 250 мең сумга кадәр. Вакыты 6 айдан 5 елга кадәр. Процент ставкасы 3%-5%.
Кредит 23 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бирелә. Кредит 65 яшь тулганчы түләнеп бетәргэ тиеш.
.jpg)
ТҮБӘНДӘГЕ ДОКУМЕНТЛАР ТАЛӘП ИТЕЛӘ:
Гариза-анкета, паспорт, эш урыныннан хезмәт кенәгәсе, 2-НДФЛ белешмәсе яки башка керем турында белешмә, ИНН, СНИЛС күчермәләре.