Боларны белү файдалы: тормышта кулланучыларга кирәк була торган кагыйдәләр

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Күрсәтелгән бәядән сатып алабыз

Әгәр дә кассада товар бәясенең артканлыгы ачыкланса, чекта башка сумма күрсәтелсә, сатып алучы “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның 10 маддәсе һәм аерым төр товарларны сату кагыйдәләренең 19 нчы пункты нигезендә, күрсәтелгән бәяне генә түләргә хокуклы.

Бракны чексыз да кире кайтарабыз

Бу очракта “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның 18 маддәсе, 5 пунктына таянабыз. Сатып алу фактын төрле ысуллар белән исбатларга мөмкин: шаһитлар күрсәтмәсе, фирма тышлыгы, этикетка һәм башкалар.

Гарантия вакыты беткәннән соң да акчаларны кире кайтаруны таләп итәбез

Товарның җитештерүче дефектлары, сатып алган көннән ике ел вакытында,  гарантия вакыты чыкканнан соң ачыкланса,  претензия язабыз (“Куланучылар хокукын яклау турындагы ” законның 19 маддәсе, 5 пункт).

Гарантия талоны булмаса да ремонтны бушка башкарабыз

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның 16 маддәсе, 2 пункты нигезендә, сатучы гарантия буенча хезмәт күрсәтүдән баш тарта алмый. Гарантия талоны югалган булса, чек яки шаһитлар күрсәтмәсен китерергә була.

Ремонт вакытында куллану өчен шундый ук товар алабыз

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы ” законның 20 маддәсе, 2 пункты нигезендә:

- ремонтка алынган товарга алмаш товарны сатучы 3 көндә үз исәбеннән китереп бирергә тиеш,

- алмашка китерелгән товар ремонтка тапшырылган товардагы төп үзенчәлекләргә туры килгән булырга тиеш.

“15 көн кагыйдәсе”н белеп кулланабыз

Техник яктан катлаулы булган товарларны дефекты табылган очракта кибеткә 15 көн дәвамында кире кайтарырга мөмкин. Сатучылар вакыты чыкса – бары тик ремонт кына дип аңлата.

Мондый тәртип техник яктан катлаулы булган товарларга кагыла. Дефект ачыкланган очракта, аны ремонтлап булмаганда яки кабат ватылса, гарантия вакытында товар ремонтта 30 көннән артык торса, товарны кире кайтарып, түләнгән акчаны таләп итәргә була.

Башка төр товарларны, ватылу очрагында 15 көн үткәннән соң да кире кайтарырга мөмкин. Бу шартлар “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның 18 маддәсе, 1 пунктында күрсәтелгән.

Кирәк булмаган товарны алмаштырабыз яки кире кайтарабыз

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы” законның 25 маддәсе нигезендә сатып алынган сыйфатлы товарны кирәк булмаган очракта 14 көн дәвамында кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин (19.01.1998 елгы РФ Хакимияте карарында күрсәтелгән исемлектән тыш).

Товарны китереп бирү вакыты төгәл үтәлмәгәндә тотнаксызлык таләп итә алабыз

“Кулланучы хокукларын яклау турындагы” законның 23.1 маддәсе, 3 пункты нигезендә, кулланучы һәр соңга калган көн өчен товар бәясеннән 0,5%  күләмендә тотнаксылык таләп итәргә хокуклы. Бу хәл товар китереп бирелгәнчегә кадәр дәвам итә.

Интернеттан товар сатып алганда “суыту вакыты” турында истән чыгармыйбыз

Махсус заказ буенча эшләнмәгәндә, интернет аша товар сатып алганда 7 көн дәвамында товарны кире кайтарырга мөмкин (“Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон, 26.1 маддәсе, 4 пункт). Товар тапшырганда бу вакыт турында кисәтү булмаганда, кире кайтару вакыты 3 айга кадәр сузыла.

Дефекты ачыкланган товар өлешчә кулланылган булса да түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәбез

РФ Гражданнар кодексының 503 маддәсе, 5 пункты нигезендә, кире кайтарылган сыйфатсыз товарның куллануда булганын сәбәп итеп, бәясен киметеп кире кайтара алмый (ризык өлешсә ашалган,техникада сызыклар барлыкка килгән).

Заказ үтәлүдә тоткарлыклар булганда ташламага ия булабыз

Хезмәт күрсәткәндә закон тотнаксызлык вариантын күзаллый ләкин ул заказ бәясеннән артык була алмый): вакыт узган һәр көн өчен хезмәт күрсәтү бәясенең 3% күләмендә таләп ителә (“Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон, 28 маддә, 5 пункт). Бу очракта ташлама турында килешү тизрәк хәл ителәчәк.

Әйберне бозган очракта (химчисткада, ательеда һ.б.) икеләтә компенсация таләп итәбез

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 35 маддәсе нигезендә, кулланучыдан кабул итеп алынган товар югалса яки бозылса, башкаручы өч көн вакыт эчендә кулланучыга шундый ук товарны бирергә тиеш яки әйбер бәясен икеләтә арттырып түләргә тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International