ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, ул шикле җитештерү косметикасын сатып алган, кыйммәт тора, өстәвенә, аңа югары процентка кредит рәсмиләштерелгән. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре мондый хәлләр белән таныш инде.
Килеп туган хәлдә хатын-кызга косметология оешмасына килешүне өзеп, кредит хисабына акчаны кире кайтаруны таләп итеп претензия язарга тәкъдим ителде. Претензия ике нөсхәдә рәсмиләштерелергә тиеш, икенчесендә кабул итү турында билге куярга яки белдерү кәгазе белән хат җибәрергә тиеш.