Хакимият бинасында үткән киңәшмәдә Актанышның оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре үткән атнага йомгак ясады. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чара, гадәттәгечә, мөһимлеге белән аерылып торды.
Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, салым җыю, инвалидлар ункөнлеген үткәрү һәм башка хәл итәсе мәсьәләләр каралды.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевалар чыгыш ясады.
Айдар Әнвәр улы үз чыгышында терлекчелек һәм сөтчелек юнәлешендәге атналык саннарны яңгыратты. Бүгенге көнгә район буенча тәүлеклек савым 152 608 литрны тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда, саннар үсештә. Сөтчелек юнәлешендә лидерлык позициясен саклаучылар арасында “Әнәк”, “Чишмә”, “Актаныш” агрофирмалары, “Башак, “Таң”, “Саф”, “Тамыр”, “Эконом”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар бар.
.jpg)
Айдар Әнвәр улы сөтчелек буенча позицияләрне ныгытырга кирәклегенә басым ясады, “бөтен эш сөткә бәйле”, - дип искәртте ул.
- Саратов өлкәсенең Маркс районында урнашкан “Хезмәт” нәсел заводының 12 000 гектар җирләре бар, мөгезле эре терлеге дә 12 000не тәшкил итә. Шуларның биш меңе – савым сыерлары, алар тәүлегенә уртача 38 литр сөт бирә. Сыерларны көнгә өч тапкыр саву оештырылган. Нәсел заводы тәүлеккә 140 тонна сөт сата, - дип, сәфәргә анализ ясады җитәкче.
Айдар Әнвәр улы Саратов өлкәсендә сөтчелек һәм терлекчелек юнәлешләренең шактый алга китүен билгеләп үтте. Заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, аларның хезмәт күрсәткечләре дә югары. Кыскасы, барып күрерлек, тәҗрибә уртаклашырлык җирлек җитәрлек “Хезмәт” нәсел заводында.
Сүз уңаеннан, район башлыгы Энгель Фәттахов 38 литр сөт бирергә сәләтле сыерларны күреп, саратовлылар кулланган тәҗрибәне якыннан өйрәнү кирәклегенә басым ясады.