Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагы бүген үз эшендә читтән кертелгән тәҗрибәне дә уңышлы файдалана. Бу көннәрдә дә районыбыздан тулы бер делегация тәҗрибә уртаклашу максатыннан Саратов өлкәсенең Маркс районында урнашкан “Хезмәт” нәсел заводында эшлекле сәфәрдә.
.jpg)
Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев, бүлекчә җитәкчесе, баш инженер оештырылган укуларда катнашып, сөтчелек тармагы буенча аларның уңай тәҗрибәсен өйрәнә.
.jpg)
Искәртеп үтәбез, әлеге җәмгыять 2001 елдан кара-ала токымлы эре мөгезле терлек үрчетү буенча нәсел заводы булып торса, 2010 елдан биредә голштино-фриз токымлы эре мөгезле терлек үрчетү белән нәтиҗәле шөгыльләнәләр. Гомумән, хуҗалыкта терлекләрнең нәсел сыйфатларын яхшырту һәм савым сыерларын арттыру буенча максатчан эш алып барыла.
Әмма “Хезмәт” эшендә төп юнәлеш - сөт җитештерү. Хуҗалык хәзерге вакытта Саратов өлкәсе масштабында 40% товар сөте җитештерә, ягъни тәүлегенә 140 тонна. Бер шартлы баш терлеккә савым күрсәткече - төбәктә иң югарысы, тәүлегенә 37 литрга кадәр.
.jpg)
- Саратов өлкәсендәге “Хезмәт” нәсел заводының кабул итеп алырлык бик матур күрсәткечләре бар. Аларның хезмәте, чыннан да, игътибарга лаек. Бүгенге укулар безнең өчен зур әһәмияткә ия. Киләчәктә “Хезмәт”нең нәтиҗәле тәҗрибәсен Актанышта да кулланырга исәплибез, - диде бу уңайдан Айдар Әнвәр улы.