Актанышта үткән фәнни десант белән КФУ ректоры Илшат Гафуров үзе идарә итте

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Билгеләп үтик, ул республикабызның күп кенә шәһәрләрендә булды. Әлеге зур масштаблы проект Казан федераль университетының 215 еллыгына багышланган.

Чарада  район башлыгы Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Университет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, “мондый чаралар – республика халкы өчен туган шәһәреннән читкә чыкмыйча, университет һәм аның эше, тикшеренүләр һәм уңышлар турында күп яңалыклар белү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бу акция барлык балаларга да, аларның ата-аналарына да ачык”.

Ачылу тантанасыннан соң, Илшат Гафуров кунаклары өчен лекция укыды. Актанышта  үткәрелгән чара Татарстанның башка районда оештырылган акцияләрдән нәкъ менә шуның белән аерылып торды.

Үз докладында ул КФУ эшенең кайбер аспектлары турында сөйләде,  нәрсә аркасында университет Россия мәгариф системасы флагманнарының берсе булып тора, дигән сорауга җавап бирде. Шулай ук КФУ башлыгы билгеләп үткәнчә, бу университет THE-2020 “Мәгариф” фән рейтингы буенча дөньяның иң яхшы йөз югары уку йорты арасына керә. Ректор югары уку йортының өстенлекле эш юнәлешләренә аерым игътибар бирде, алар арасында “Астровызов”, “Эконефть” һәм “ХХI гасыр укытучысы” һ. б. программаларда катнашу бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International