КӨН ЯҢАЛЫГЫ: Актанышка фәнни десант төште (+ФОТОЛАР)

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Татарстанның иң масштаблы уку йорты - Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгы уңаеннан бөтен республика халкына зур бүләк ясады. "КФУ фәнни десанты" Татарстанның 18 шәһәр һәм районын колачлады. Алар - Апас, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Чаллы һәм Алабуга.

Бүген, 30 ноябрь көнне исә КФУның  фәнни десанты Актаныш районына килде. Әлеге акция кысаларында КФУның Яр Чаллы һәм Алабуга инститлары Актаныш укучылары өчен фәнни-популяр лекцияләр, кызыклы интерактивлар, һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класслар, тәҗрибә һәм экспериментлар оештырдылар.

Фойе өлешендә урнашкан интерактив мәйданчыкларның эше  аеруча актив барды.  “КФУның фәнни десанты” кунаклары төрле тематикалы 20дән артык станцияне карады, мәсәлән, гравитация, механик энергия яки гидроэнергия хисабына электрны генерацияләү буенча мастер-класста катнаша алды. “Спортчының мускуллары ничек эшли” станциясендә шәхси мисалда теләгән һәркемгә кешенең терәк-хәрәкәт аппараты ни өчен интенсив йөкләнеш вакытында тиз аруын аңларга мөмкин булды.

Эндоскопик манипуляция өчен тренажер белән интерактив мәйданчык та халык арасында зур популярлык казанды. Әйтергә кирәк, заманча җиһазлар бәйрәм кунакларына үзләрен галим һәм профессиональ хирурглар итеп хис итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International