Актаныш районында узучы гаилә декадасы кысаларында районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Ныклы гаилә» дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чарада авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган ата-аналар һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар катнашты. Үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, гаиләдә бер-береңә карата ихтирам хисе тәрбияләүдә, аралашучанлыкны үстерүдә һәм унай тойгылар тудыруда мондый чараларны яратып көтеп ала балалар да, ата-аналар да. Чара вакытында кызыклы, мавыктыргыч уеннар, викториналар, ярышлар оештырылды. Килгән ата-аналар һәм балалар чарада бик теләп катнаштылар. «Минем гаиләм» дигән рәсем конкурсында катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.