Солдат эзләре буйлап...

2018 елның 18 мае, җомга

2018 елның 18 маенда Җиңү паркында “солдат эзләре буйлап” дигән хәрби квест булып узды.

 Квест уенны Актаныш үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре оештырды.  Бу чарада  2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары ике командага бүленеп катнаштылар.

 1 сәгать буе квестта катнашучылар зирәклеккә, логик фикерләүгә юнәлдерелгән  төрле сынауларны үттеләр,  сугыш чоры тарихын искә төшерделәр, хәрби җырлар башкардылар, миналы кыр аша ъттелщр, яралы солдатка беренче ярдәм күрсәттеләр һәм кыр шатрларында госпитальгә алып бару чараларын күрсәттеләр.  Квест уенның төп темасы яшерелгән байракны табу иде.  Квест уенның барлык сынауларын үтеп, укучылар  яшерелгән байракны таптылар.

 Чарага нәтиҗәләр чыгарылып урыннар түтәндәгечә билгеләнде:

“Малайлар оныклар ” икенче призлы урынга лаек булдылар, ә

“Кызлар оныклар” квестның җиңүчеләре булдылар.

Квест уенда катнашкан  сыйныфка  оештыручылар истәлеккә китап тапшырдылар, катнашучылар  конфетлар белән сыйландылар.

Квест уенда катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә аларга зур уңышлар телибез!!!

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International