Радиацион аварияләр һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көне

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Актаныш районы “Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә  радиацион аварияләр һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан чара үтте. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында булган вакыйгаларда катнашучыларны искә алу ел саен үткәрелә.

Актаныш районында 13радиацион аварияләрне бетерүдә   катнашучы, 4 тол чернобыльче хатыны яши. Түгәрәк өстәл артында   район Башлыгының  урынбасары Илфак Бариев, район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, пенсия фонды , социаль иминият фонды белгечләре, инвалидлар оешмасы, ветераннар оешмасы вәкилләре чернобыльчеләр белән аралашты, сорауларга җавап бирделәр.  Очрашу халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге”  хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Туфан Миннулиннын “Аерылабыз- хуш инде” комедиясе белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International