Без - Тукай оныклары

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
Чарага "Тукай безнең белән" - китап күргәзмәсе эшләнгән иде. Китапханәче бөек шагыйрьнең иҗаты һәм балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды. Видеоязмада Тукай шигырьләре тәкъдим ителде. Балалар бик яратып, сәнгатьле итеп Г.Тукай  шигырьләрен сөйләделәр.  Г.Тукай  әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карадылар. Чара  шагыйрь сүзләренә язылган "Туган тел"  җыры белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International