Татарстан Республикасы җитештерү һәм сәүдә Министрлыгы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсы үткәрү турында игълан итте. "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында үткәрелеп килүче әлеге конкурсның быел юбилей елы - унбишенче тапкыр уздырыла ул.
Конкурста катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 20 апреленә кадәр "ЦСМ Татарстан" учреждениесенә түбәндәге адрес буенча тапшырылырга тиеш: 420029, Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 24 йорт. Белешмәләр өчен телефон: (843) 294 - 08 - 13. Факс номеры: (843) 279 - 56 - 35. Электрон адрес: smi@tatcsm.ru.
Конкурс турында тулы мәгълүмат һәм тиешле документлар исемлеге белән www.bestoftatarstan.ru, www.test.tatarstan.ru (регональ этап), www.100best.ru (федераль этап) сайтларында таныша аласыз.