Якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

17  апрель көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тантаналар залында якташыбыз - язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздырды. Очрашуда  язучының “Сагынган чакларымда”, “Ак читек” китаплары тәкъдир ителде. Автор китапларның язылу тарихы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Очрашуда  язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Чарада Илеш районында яшәп иҗат итүче, “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”  китаплары авторы Венера Мәҗитова, “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Альбина Авзалова, Айгөл Әхмәтгалиеваның әнисенең сабакташы Ә. Нуриева, Усы авылы китапханәчесе С.Шәмсиева, язучының әнисе Гөлзәлифә апа катнашты. Җырчылар Л.Талипова, А. Булатова матур җырлары белән кичәне ямьләделәр. Чара ахырында үзәк китапханә директоры Ландыш Шәмсунова якташыбызга рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләк тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International