Меңнәр авыл китапханәсендә "Тамчы" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әкият илендә кунакта булды. Электрон презентация ярдәмендә алар кызыклы әкият геройлары белән танышты, сорауларга җавап бирде. Кичә ахырында "Бергә-бергә укыйбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.