Быел яз көттереп кенә килергә уйласа да, бакчаларда эш башланыр вакыт җитте. Бакчачылар яңа сезонга аяк басты. Танылган культураларның яңа сортларын чәчеп, узган елгыдан яхшырак уңыш алырга өметләнү, экзотик үсемлекләр, чәчәкләр, декоратив куаклар ярдәмендә бакчаны матурлау теләге... Кыскасы, бакчачы өчен кызу эш көннәре якынлаша.
Җиләк-җимеш агачларының яхшы уңыш бирүе, әлбәттә, аларны язгы эшкәртүгә дә бәйле. Моның өчен махсус агрохимикатлар, пестицидлар куллану зарур. Ә аларны каян алырга? Сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә? Ничек ялгышмаска?
Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территораиль органы юллаган тулы язма белән сайтыбызның рус телле өлешендә таныша аласыз.