9 нчы апрель көнне Иске Сәфәр авылы китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубы әгъзалары катнашында Сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Катнашучылар башта спорт белән шөгыльләнүнең әһәмияте турында лекция тыңлады, викторина сорауларына җавап бирде, бергәләп физик күнегүләр ясады. "Хәрәкәттә бәрәкәт!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.