9 апрель көнне Киров авылы китапханәсендә Кошлар көненә багышланган "Кошларым - сез дусларым" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче апалары аларны күчмә кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белән таныштырды. Соңыннан бергәләп кошларга багышланган шигырьләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр.