Киров авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәхфүзә Хисамова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады.
Аны юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Айрат Кәрамов һәм Киров авыл җирлеге Башлыгы Әнвәр Гафуров тәбрикләделәр. Айрат Кәрамов юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.