Безнең юбиляр

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Шәрип авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Һава Хәбирова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Аны юбилее белән Актаныш  муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм Шәрип авыл җирлеге Башлыгы Риназ Шәрипов  тәбрикләделәр. Ләйсән Нурлыева юбилярга  РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International