7 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәчесе балалар бакчасында китап күргәзмәсе оештырды.
Иң элек ул нәниләрне Балалар китабы көне белән котлады. Соңыннан аларны үзе белән алып килгән китаплар белән таныштырды, Габдулла Тукай иҗаты буенча төзелгән уен-викторина уздырды. Балалар зур кызыксыну белән төрле табышмакларга сораулар эзләде һәм рәсемнәр ярдәмендә аларга җаваплар да тапты.