Безнең юбиляр

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Чалманарат авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сәмәрә Шәйхразыева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Аны юбилее белән Актаныш  муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Айрат Кәрамов һәм Чалманарат авыл җирлеге Башлыгы Камил Әхмәтов тәбрикләделәр. Айрат Кәрамов юбилярга  РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International