5 апрель көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән кичә үтте. Укучылар яз аена, кошларга багышлап шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Шулай ук алар, ике командага бүленеп, интеллектуаль бәйгедә көч сынашты.