Агымдагы елның 16 июленнән 31 августына кадәр Кырым Республикасында “Таврида” яшьләр форумы узачак. Бу форум үз кысаларында яшьләрнең үз алдынгы инициативаларын тормышка ашыру өчен профессиональ берләшмәләр оештыру максатын күз алдында тота. Форумда 6 тематик смена эшләячәк: стрит-арт, анимация һәм киноиндустрия, "Тәҗрибә сәхнәсе" театр иҗаты һәм яшь иҗатчылар, "Җәй, джаз һәм рок-н-ролл", "Илебезнең иҗади командасы". Аларда дизайнерлар, рәссамнар, скульпторлар, фотографлар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, хореографлар, язучылар, тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре, яшь журналистлар һәм башкалар катнаша ала. 18-30 яшьтәге егетләр-кызлар мөмкинлекләрен сынап карый ала.
Тулырак мәгълүмат белән www.таврида.рф сайтында танышу мөмкин.