Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәт хәбәр итте.
Конкурска гаризалар һәм документлар 3 апрельдән 3 майга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул ителә. Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 нче кат, 302нче бүлмә.
Кабул итү вакыты: эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша таныша аласыз: http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2018-nachinayushchiy-fermer-2656557.htm.