1 апрельдә Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка старт бирелде. Икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эш арттырылачак. Әйтик, әлеге кысаларда авиаочышлар ярдәмендә караулар оештырыла, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырыла.
Ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерү буенча да зур эш башкарылачак.