4 апрель көнне “Казан Ривьерасы” ял һәм күңел ачу комплексында “Ничек кече эшмәкәрлеккә онлайн-кассалар куллана башларга” темасы буенча конференция уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы.
Конференция барышында спикерлар ничек әлеге яңа тәртипкә күчү һәм моның ни өчен кирәклеге хакында сөйләячәк.
Белешмәләр өчен телефон: +79520413999. Шулай ук esaulenko_av@skbkontur.ru электрон адресы аша да үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.