Юл хаталарны кичерми

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

РФ эчке эшләр Министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә,1 апрель көнне иртәнге 9 сәгатьләр тирәсендә Актанышның беренче санлы урта мәктәбе янындагы җәяүлеләр юлы аша  чыгып барганда ВАЗ-21099 автомобиле Актанышта яшәүче 9 нчы сыйныф укучысын бәрдерә. Нәтиҗәдә, балигъ булмаган бала тән җәрәхәтләре ала, хастаханәгә озатыла. Тикшерү эшләре барышында, транспорт чарасы белән идарә итүченең тиешле тизлек сайламавы, һава торышы шартларын исәпкә алмавы нәтиҗәсендә әлеге һәлакәт килеп чыгуы ачыкланды.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Һәркайсыгыз хәбәрдар: юл йөрү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертелеп кенә тора. 2015 елдан җәяулеләр ут кайтаргыч элементлар белән йөрергә тиеш булса, 2018 нче елның март аенда гамәлгә кергән закон нигезендә, транспорт чарасы белән идарә итүчеләрнең дә үзләре белән шундый махсус жилетлары булу мәҗбүри. Эш штрафта гына түгел, әлеге таләпләрнең кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен икәнлеген барыбыз да яхшы аңлый.

Юл йөрүнең дә үз кагыйдәсе, әдәбе бар. Бер-беребезгә карата игътибарлы, кайгыртучан булсак иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International